Татарстанда яшәүчеләр Роспотребнадзор белгеченнән консультация алачак

Марина Трофимова 7 ноябрьдә гражданнарны шәхси кабул итә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова республиканың берничә муниципаль берәмлегендә гражданнарны шәхсән кабул итәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнарында яшәүчеләр көндезге сәгать икедән өчкә кадәр идарә компетенциясе кысаларында белгеч белән киңәшләшә алачак.

Шәхси кабул итүгә 6 ноябрьгә кадәр түбәндәге телефоннар буенча язылырга кирәк: 8 (84342) 5-50-05, (843) 238-18-32.