420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән, көндез урыны белән юеш кар, бозлы яңгыр көтелә.
Аерым районнарда бозлавык, төнлә шулай ук күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланып, буран булуы көтелә. һава температурасы 0..-5 градус градуска кадәр җитәчәк.
Көндез термометр баганалары +4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык фаразлана.