Санкт-Петербургта “Бигиев укулары” VI Төбәк фәнни-мәгариф конференциясе узды

Конференциядә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Санкт-Петербургта "Хәзерге шартларда мөселман дөньясы фикерләренең һәм институтларының актуальлеге" темасына “Бигиев укулары" VI Төбәк фәнни-мәгариф конференциясе узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Конференциядә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, фәнни берләшмә вәкилләре, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.