3 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Әфганстанда татар теле курсларын ачарга ниятлиләр, Чаллы студентларының расписание буенча юынуы расланды, Татарстанда төнлә буран һәм бозлавык көтелә.

“Нефтехимик” – “Ак Барс” каршылыгында Түбән Кама хоккейчылары өстен чыкты / Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы рәттән сигезенче җиңүгә иреште.

Әфганстанда татар теле курсларын ачарга ниятлиләр / Беренче этапта татар телен Кабулдагы рус теле укытучылары укытачак.

Чаллы көллиятенең тулай торагында студентлар расписание буенча юынуы расланды / Уку йорты хакимиятендә бу хәлнең бинада капиталь ремонт булмаганлыгы белән аңлаттылар.

Татарстан режиссерларының «Кире» фильмын федераль прокатка чыгарачаклар / Фильмның премьерасы Мәскәүдә Яңа елга табан булачак.

Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирда чыккан янгында ир-ат һәлак булган / Янгын Химиклар урамындагы йортның ике бүлмәле фатирында чыккан.

Татарстанда Бөгелмәнең мәктәп архивында чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр / Янгын Карабаш бистәсендә гомуми белем бирү мәктәбендә чыккан.

Татарстанда төнлә буран һәм бозлавык көтелә / Төнлә һава температурасы 0..-5 градус градус тәшкил итәчәк, көндез -1дән +4 градуска кадәр җылыначак.