Теләчедә “Яшь гражданнар” форумы узды

Форумның пленар өлешендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев катнашты.

(Теләче, 3 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Батыр” спорт комплексында “Яшь гражданнар” форумы узды. Әлеге форум республиканың, һәр районнында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Чараның тантаналы өлешендә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин яшьләргә уңышлар теләде. “Бер- берең белән танышыр, аралашыр өчен менә дигән мөмкинлек, мондый файдалы очрашулар ешрак узсын”, - диде ул. Бу хакта район газетасында хәбәр ителә.

Шунысын да әйтергә кирәк, районда балаларның иҗтимагый яктан активлыгын артыру өстендә максатчан эш алып барыла. Еш узучы чаралар, кичәләр шуны раслый. Татарстанда үткәрелүче яшь гражданнар форумы да шуның ачык мисалы булып тора. Беренче форум 2006 елда ук уза. Ул вакытта Татарстан Балалар оешмалары Советын булдыру турында карар кабул ителә.

Бу көнне районның иҗтимагый балалар оешмасы активистлары тренингларда катнашты. Бер – берсе белән якыннан танышты. Һәм тугыз тематик мәйданда үз эшчәнлекләрен алып барды. “Мәдәният һәм яшьләрнең иҗат үсеше”, “Сәламәт яшәү рәвеше спорт һәм туризм”, “Эшмәкәрлеккә беренче адым”, “Балалар массакүләм мәгълүмат чараларында”, “Экологик тәрбия”, “Мәгариф һәм фән”, “Патриотик тәрбия”, “Балаларны, яшьләрне хокукый яктан яклау”, “Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге” дигән темаларга фикер алышты. Бу өлкәләр буенча районда булган проблемаларны табып, аларның чишелеш юлларын тәкъдим итте.

Форумның пленар өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, “Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы” төбәк иҗтимагый оешмасының аппарат җитәкчесе Марина Токинова, һәм оешманың креатив иҗадый проектлар җитәкчесе Игорь Бутырский һәм оешманың башка белгечләре катнашты.

Эшлекле очрашу барышында районыбыз укучылары барысы тугыз өлкә буенча район җитәкчелегенә үзләренең фикерләрен җиткерде. Алар үзләренә танылган якташларыбыз, уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр белән очрашуны, районыбызны яшелләндерү, оешма- предприятиеләргә экскурсияләргә баруны оештыруны һәм башка бик күп кызыклы тәкъдимнәрне җиткерде. Артем Галеев аларның якын арада тормышка ашасына ышандырды. Марина Токинова балалар оешмаларында актив эшләүче, форум эшчәнлегендә аеруча актив катнашкан укучыларга, аларның остазларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Сезнең районда булуыма шатмын. Актив укучылар ярдәмендә 300 фикер тәкъдим ителде Моның өчен сезнең укытучыларыгызга рәхмәтлемен. Иң актив балалар республикабыз Президенты белән күрешә алачак”,- диде очрашу барышында Казан кунагы Марина Токинова.

Аделина Максютова Олы Мәтәскә урта мәктәбендә балалар оешмасының президенты булып тора. Очрашудан алган тәэсирләре белән безнең белән дә уртаклашты. “Әлеге форумннан үзем өчен бик күп яңалыклар алдым. Балалар белән эшләү ошый. Шуңа күрә күбрәк беләсем, өйрәнәсем килә. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде”,- диде ул.
Әлеге очрашудан укучылар үзләре өчен файдалы мәгълүматлар туплап, ял итеп, якын дуслар табып таралашты, диелә район басмасында.