«Татар-информ» агентлыгында Мәскәү – Казан - Симферополь видеокүпере оештырыла

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 11.00 сәгатьтә,«Татар-информ» агентлыгында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Мәскәү – Казан - Симферополь видеокүпере оештырыла.

Видеокүпердә Мәскәүдән - Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Галина Боголюбова, Россия халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Евгения Михалева, Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Фәрит Фарисов, Мәскәү Үзбәк милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Хәбиб Абдуллаев катнаша.

Казаннан - Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат Мөбарәков, Казан мәхәлләсе настоятеле Андрей Старцев, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, Казан православие рухи семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий Моисеев, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов булачак.

Симферопольдә - “Кырымның Украина общинасы” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе вазифасын башкаручы Анастасия Гридчина, “Кырым Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе” җәмәгать оешмасы рәисе Эйваз Умеров, “Кырым Республикасының төбәк белорус милли-мәдәни автономиясе” җәмәгать оешмасы рәисе Роман Чегринец әңгәмәдәш булачак. 

Шунысын да искәртик: Россиядә Халыклар бердәмлеге көне беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтелде. Милли мохтарият һәм традицион конфессия лидерлары видеокүпердә дәүләт хакимияте институтлары, төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек хакында сөйләячәк.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.
Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.