Россиялеләрнең яртысыннан артыгы илдә халыклар бердәмлеген тоя

«ВЦИОМ-Спутник» тарафыннан 19-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 1800 кеше катнашкан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы бер елда илдә халыклар бердәмлегенең хөкем сөрүенә ышанучылар саны (54 процент) һәр нәрсәгә шикләнеп караучыларны (40 процент) узып киткән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

Әле моннан бер ел элек кенә россиялеләр халыклар бердәмлеге турында фикерләр нисбәте бер дәрәҗәдә булган (уңай җавап бирүчеләр дә, каршылар да – 44 процент).

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Халыклар бердәмлеге көне әлеге бәйрәмне билгеләп үтә башлаган вакыттан алып халыкның шактый өлешендә (36 процент) хуплау тапса да, россиялеләрнең яртысына якыны (48 процент) аны әле һаман да гадәти өстәмә ял көне буларак кабул итә.

«ВЦИОМ-Спутник» тарафыннан 19-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 1800 кеше катнашкан.