Казан фотографы “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” конкурсында Гран-при алды

Җиңүчегә - профессиональ фотоаппарат, номинация призерларына бүләк акчалата бирелде.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген Казан ярминкәсендә "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

“Татарстан Республикасы - 170 милләт вәкиле яши торган уникаль территория, шуңа күрә республика конкурс мәйданчыгы итеп сайланган”, - диде “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова.

Жюри “Каз өмәсе” сериясе өчен Казан фотографы Максим Богодвидка Гран-при бирде.

Конкурс җиңүчесе “Татар-информ”га сөйләвенчә, фотографияләр татар авылларының берсендә "Каз өмәсе"ндә төшерелгән. Автор бу традиция сакланган авылны һәм фотога төшәргә теләүчеләрне махсус эзләве турында да әйтте.

Җиңүчегә диплом һәм Nikon фотоаппараты бүләк ителде.

Моннан тыш, конкурста катнашкан өчен казанлы Фәрит Зиатдиновка диплом тапшырылган.