3 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды, имамнар халыкны бердәмлеккә чакырды, республиканың иң яхшы Интернет мәгълүмат чаралары билгеләнде

Фәрит Мөхәммәтшин: Галимнәребез, сез безне фәнни яктан туендырып торыгыз./ Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” халыкара фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды.



Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чит илләрдәге татарларга рәхмәтен җиткерде./ “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән конференция кысаларында "түгәрәк өстәл" узды.



Имамнар халыкны бердәмлеккә чакырды./ "Ислам дине – кешеләрне берләштерә торган дин ул", - диде Габдерәүф хәзрәт Зәбиров Казанның Галиев мәчетендә укылган вәгазьдә.



Казанда зур спорт чараларын үткәрү Татарстанга инвестицияләр китерә – Марат Бариев./ Бүген Дәүләт Думасы депутаты халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында спорт буенча тематик сессия утырышын алып барды.


Тәбрис Яруллин: Хәзерге яшьләр Татарстан Конституциясен белми дигән тәэсир кала./ 6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган акция-концерт узачак.

Татарстанның иң яхшы массакүләм Интернет мәгълүмат чаралары билгеле булды./ Жюри 6 номинациядә рус һәм татар телендәге иң яхшы басмаларны билгеләде.