Кайбычта прокуратура аллеясына нигез салынды

Агач утырту өмәсенә прокуратура өлкәсендә эшләүче якташлар да чакырылган иде.

(Кайбыч, 3 октябрь, «Татар- информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре бина каршына 50 төп агач утыртты. Россия прокуратурасының 300 еллыгына әзерлек кысаларында нигез салынган бу аллеядә чия, кизил, нарат, чыршы һәм башка агачлар үсәчәк. Юбилей киләсе елның 12 гыйнварында билгеләп үтелә.

Агач утырту өмәсендә прокуратура коллективы белән бергә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул туган ягыбызны яшелләндерүгә керткән өлешләре өчен аларга тирән рәхмәтеен белдерде. Прокурор Алмаз Сөләйманов әйтеп узганча, 300 еллык юбилей уңаеннан Россия прокуратурасы системасында төрле чаралар үткәрелә.

"Без дә бу чараларга актив кушылабыз. Яңа уку елы башлангач, мәктәп укучылары арасында инша, рәсемнәр конкурсы игълан иттек. Аңа октябрь ахырларында йомгак ясалачак. ГТО нормалары тапшырдык. Бүген менә агачлар утыртабыз. Без утырткан агачлар шаулап үсеп китсен һәм Кайбычны тагын да бизәсен, авылдашларны тәмле җимешләре белән куандырсын. Бу аллея Кайбыч халкының яраткан ял итү урынына да әйләнер әле", - диде ул.

Агач утыртуга Кайбыч җирлегендә туып-үсеп, район прокуратурасында эшләп, хәзерге вакытта төрле шәһәр-районнарда прокуратурада эшләүче якташлар да чакырылган иде.

Прокуратура хезмәткәрләре аллеясы бу өлкәдә төрле авыр елларда эшләүчеләрнең данлы хезмәт батырлыгына дан җырлау максатын да күздә дә тота.