Татарстан идарәчеләре резервындагы хатын-кызлар саны ике тапкыр артты

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе сүзләренчә, хатын-кызлар ир-ат хезмәттәшләренә караганда җаваплырак, корректлы һәм профессиональ.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан идарәчеләренең кадрлар резервындагы хатын-кызлар саны 2020 елда икеләтә артты. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов «100% Татарстан» проекты өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Бездә республика идарәчеләренең кадрлар резервы бар. Ел саен без 20 кешене сайлап алабыз. Алар ныклы әзерлек уза, аларга югары дәрәҗәле остазлар беркетелә. Быел да бу составта гүзәл затлар саны ике тапкыр артты», — дип сөйләде Александр Белов.

Аның сүзләренчә, хатын-кызлар җаваплырак, корректлы. Ә еш кына ир-ат хезмәттәшләренә караганда күпкә профессиональ.

«Бездә хатын-кыз җитәкчеләр республика хакимиятенең югары органнарында да, төрле ведомстволар дәрәҗәсендә дә бар. Әйе, күбрәк булуларын теләр идем. Бу юнәлештә эшләргә тырышабыз», — диде спикер.

«100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланды һәм 2020 елның 30 августыннан 10 сентябрьгә кадәр барды. Контент белән эш мәйданчыгы чара тәмамлангач та ачык булачак һәм алга таба тулыланачак.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов белән тулы әңгәмәне sntat.ru. сайтында укырга мөмкин булачак. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.