Буада вокзал янындагы мәйданда Геройлар аллеясы һәм мемориаль монумент ачтылар

Монументны төзергә тимер юлчылар тәкъдим иткән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Буада вокзал янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм Зөя — Ульяновск тимер юлы төзүчеләре хөрмәтенә мемориаль монумент һәм Геройлар аллеясын ачтылар. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тантаналы чара «Россия тимер юллары» компаниясе көненә һәм Өлкәннәр көненә багышланды. Һәйкәл төзелеше Горький тимер юлы белән Буа районының уртак проекты булды», диелгән хәбәрдә.

Монументны төзергә тимер юлчылар тәкъдим иткән.