Төркиянең Измир шәһәрендә дөньяда иң озын торт пешергәннәр

15 сантиметр киңлектәге тортның озынлыгы 2842 метр тәшкил иткән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Измир шәһәре кондитерлары Халыкара кондитер эшләнмәләре фестивале (PASTART IZMIR) кысаларында дөньяда иң озын торт пешергәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Төркиянең кондитерлар һәм рестораторлар федерациясе оештырган фестиваль Измир мәдәният паркында уза. Фестивальнең өченче һәм соңгы көнендә меңнән артык кондитер дөньяда иң озын торт пешерү буенча дөнья рекордын куйганнар.

15 сантиметр киңлегендәге тортның озынлыгы 2842 метр тәшкил иткән. Моны нотариус вәкиле Филиз Озен раслаган. Торт пешерү өчен ике тонна тавык йомыркасы, ике тонна шикәр, 10 тонна крем һәм башка ингредиентлар кулланылган.

Бизәү өчен йолдызлар һәм ярымайны чит ил кондитерлары ясаган. Торттан Измир халкы һәм шәһәр кунаклары авыз иткән.

Измир кондитерлар палатасы башлыгы Ихсан Эсен хәбәр иткәнчә, дөньяда иң озын торт ясау буенча алдагы рекордны (2710 метр) уздыру максаты куелган булган һәм ул үтәлгән.