Миңнеханов Крутушка янындагы күперне төзекләндергән пенсионерга рәхмәт әйтте

Бу күпер узган гасырда ук төзелгән, тарихи кыйммәткә ия булса да, бик начар хәлдә иде.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Крутушка» шифаханәсе янындагы асылмалы күперне төзекләндергән пенсионер Николай Трофимовка, шулай ук корылманы тәртипкә китерү уңаеннан оештырылган өмәләрдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Крутушка янындагы матур күперне үз куллары белән рәткә китергән актив пенсионер Николай Трофимовка рәхмәт белдерәм. Күпернең язмышына битараф булмаган һәм аны төзекләндерү өмәләрендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт», - дип язган ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үзенең рәсми аккаунтында.

Күпер узган гасырда ук төзелгән. Ул тарихи кыйммәткә ия булса да, бик начар хәлдә иде. Казан пенсионеры Николай Трофимов аны төзекләндерергә карар кылган. Хәзер кешеләр күпердән курыкмыйча чыга ала. Узган ял көннәрендә казанлылар, өмә оештырып, күпер тирәсен җыештырган, аны иске буяулардан арындырган, кемнәрдер пенсионерга акчалата ярдәм иткән, дип искәртә «Радио Эхо Москвы в Казани».

Татарстан Президенты шулай ук Биектау районы җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иткән.

«Биектау районы хакимиятенә алга таба күпернең техник торышына күзәтчелек итәргә йөкләмә бирәм», - дигән Рөстәм Миңнеханов.