Мәскәү татарлары Штабы Фикрәт Табиевның хатынын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Динә Табиева - Советлар Союзы, Россия неврологы, медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1982), ТАССРның атказанган табибы (1980).

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары Штабы дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевның хатынын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Динә Мөхәммәдовна, сезгә бәхет, озын гомер һәм нык сәламәтлек телибез!" - диелә котлауда.

Динә Мөхәммәд кызы Табиева - Советлар Союзы, Россия неврологы. Медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1982). ТАССРның атказанган табибы (1980).