Ат спортын яратучылар Лениногорскига республика чемпионатына җыелачак

Чемпионат Югары Каран авылында "Алмакай" ат утарында узачак.

(Лениногорск, 3 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида 5 октябрьдә Югары Каран авылында "Алмакай" ат утарында “Аударыш” уенының республика чемпионаты үткәреләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Теркәлү 8.00 сәгатьтә, спорт уеннары 10.00 сәгатьтә булачак.

Чемпионат 11.00 сәгатьтә башлана.