3 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рафис Борһанов Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәм белән котлады, Төркиянең яңа консулы татар телен тиз арада өйрәнергә теләвен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем / Бүген Татарстан Президенты укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.

Төркиянең яңа консулы: Татар теле - иң матур телләрнең берсе / Исмет Эрикан татар телен тиз арада өйрәнергә теләвен әйтте.

Рафис Борһанов Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәм белән котлады / Татарстанда мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли.

Тинчурин театры оркестрын Ильяс Камал җитәкләячәк / Ильяс Камал – музыкант, композитор, виолончелист. Санкт-Петербургта туып үскән татар егете.

Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә / Проектта катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

Төмәндә татар теленә танылган шәхесләр өйрәтә / Беренче туган тел дәресләрен Cебер татар язучылары берлеге рәисе Клара Кучковская-Ярашова һәм журналист Ләйсән Хөрмәтуллина үткәрделәр.

Болгарда мөселман балалары өчен лагерь булдыру планлаштырыла / Болгар академиясендә 140 шәкерт укый.

Язучылар берлегендә әләкчелек һәм плагиат проблемасын тикшерәләр / Берәүнең дә кешенең әдәби мирасын үзләштерү хокукы юк, ди Ринат Мөхәммәдиев.