Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында урамга чыкмаска, шулай ук тәрәзә янында тормаска, ә урамда калган очракта ышыклану урыны табарга киңәш итә.Көчле җил вакытында агачлар, щитлар киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормаска кирәк.