Татарстанлыларга бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк

Кабул итү 6 октябрьдә булачак.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). 6 октябрьдә Татарстанлыларга бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итү 6 октябрьдә булачак. Казанда кабул итү сәгатьләре 9.00дән 15.00кә кадәр. Татарстан буенча 8.00дән 14.00кә кадәр.

Министрлык хәбәр итүенчә, беренче өч сәгатендә консультацияне нотариуслар алып бара, калган өч сәгатен - адвокатлар.

Адреслар буенча мәгълүматны министрлык сайтыннан карарга була.