3 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Сингапур Премьер-министрын Казанга чакыра, Россиядә иң күп санлы милләт һәм телләр исемлеге билгеле

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Сингапур компанияләре белән хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык/ Татарстан Президенты республиканың Сингапур белән хезмәттәшлектә кызыксынуын һәм уртак проектларны тормышка ашырырга әзер булуын җиткерде. 

Айрат Фәйзрахманов: Форумның 90 процент яшьләре татар телен белә/ "Барлык чаралар да татар телендә иде", - ди ул Берлинда узган Европа татар яшьләре форумы турында.

Владимир Зорин: Россия дөньядагы иң күп милләтле ил түгел/ Дөньядагы күп милләтле илләрнең берсе булуы белән мин килешәм. Әмма Җир йөзендә аннан да күбрәк милләтләр яши торган илләр бар, ди белгеч.

Краснодар өлкәсендә уракта – 6 мең, бездә нибары 3,5 мең комбайн эшләде – Марат Әхмәтов/ Республикага икмәк суктыру өчен читтән 300ләп комбайн җәлеп ителгән.

Халык санын алу Россиядә кыргызлар, үзбәкләр, таҗикларның артуын күрсәткән/ Илдәге 47 аз санлы җирле халыкның 17сенең саны артуы күзәтелә.

"Лаеш" кошчылык комплексы эшчәнлеген торгызу ниятләнә – Марат Әхмәтов/ "Фабриканың куәтен арттыру буенча потенциаль инвестор белән сөйләшүләр алып барыла", – ди министр.

Россиядә бер милләтле гаиләләр саны кими, шул исәптән, татар гаиләләре дә/ 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүче гаиләләрнең 84 проценты бер милләтле дип исәпләнә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 235,7 миллион сумлык продукция сатылган/ Ярминкәләр һәр шимбә уздырыла.

Россиядә иң күп санлы милләт һәм телләр — исемлек/ Россия халыклары арасында телләр рейтингында татар теле икенче урында тора.

Минтимер Шәймиев татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше белән күреште/ Очрашуның сәбәбе "Йәгез, бер дога!» романының русчага тәрҗемәсен нәшер итү булды.

Алик Локманов: Татар шагыйрьләренә мөһерне Казан суга/ "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Башкортстан шагыйрәләре шигырьләреннән һәм җырларыннан торган кичә булды.