2021 елда "Апимондия” халыкара конгресс Башкортстанда үтәчәк

Уфага дөньяның төрле илләреннән умартачылар җыелачак.
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). 47нче "Апимондия" конгрессын һәм "АпиЭКСПО" күргәзмәсен 2021 елда үткәрү өчен Башкортстан Республикасы башкаласы — Уфа сайланган. Конгрессны үткәрү илен бүген, 3 октябрьдә, тавыш бирү юлы белән билгеләделәр. Сайлау Истанбулда "Апимондия" умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе конгрессында булды.Россия гаризасы 30 сентябрьдә тәкъдим ителде. Россиядән тыш, Сербия, Словения һәм Даниядә дәгъва кылган була."Бал – Башкортстанның визит карточкасы, ул бөтен дөньяга билгеле бренд, – дип билгеләп узды форумда Башкортстан премьер-министры Илшат Тажитдинов. – Башкортстан Россиядә бал җитештерү буенча беренче урында тора”.Әлеге форумны Россиядә, Башкортстан башкаласында үткәрү ил умартачылары потенциалын үстерүгә яңа мөмкинлек бирә ала.