«ПолитЗавод-2008» иҗтимагый-сәяси конкурсы 50 мең яшь татарстанлы арасында үткәреләчәк

Аның проектында каралганча, өч этаптан торган республика конкурсында 16дан 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнашырга хокуклы

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Конкурс ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасына муниципаль берәмлекләрдән яшьләрне күбрәк тарту, гомумән, яшьләрнең активлыгын арттыру һәм «Яшьләр – сәясәткә!» шигаре астында төрле тармактагы сәләтле белгечләрне заманча иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә җәлеп итү, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә яшьләрнең халык белән эшли алу активлыгын күтәрү максаты куя. Проект ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, ТР Дәүләт Советы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык  инициативасы белән әзерләнә.
Аның проектында каралганча, өч этаптан торган республика конкурсында 16дан 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнашырга хокуклы. 50 мең данә итеп басылачак махсус анкеталардагы баллар буенча (иң күбе - 100 балл) Татарстанның һәр муниципаль берәмлегеннән 5әр егет һәм кыз сайлап алу турлары үтеп, соңыннан шушы «алтын исемлек»кә кергән 225 финалист Иҗтимагый яшьләр палатасында урын алыр өчен көч сынашачак.
Шул хакта бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында аның рәисе Илдар Берхеев таныштырды. Аның сүзләренчә, анкеталар буенча сайлап алынганнарны алга таба укыталар, төгәлрәге, һәркайсына үзенең «сайлау алды кампаниясе»н оештыру бурычы куела: кимендә 100 имза-тавыш җыярга, кимендә 2 чара үткәрергә, үзлектән яшьләр аудиториясе - «сайлаучылар» белән кимендә 3 очрашу оештырырга, оппонентлар белән кимендә 1 бәхәсле сөйләшү уздырырга. Ләкин шунысы бар: Иҗтимагый яшьләр палатасыннан билгеләнгән вәкил бу гамәлләрне оператив контрольда тотса да, ул китергән мәгълүматлар белән берлектә, фотога, видеога төшергән, матбугат чараларында басылган материаллар да «Политзачетка»га баллар куйганда нигез булып тора.
Муниципаль берәмлекләрдә яшьләр форумы – кимендә 400 кеше катнашкан «сайлау участогы» оештырыла, кандидатларның барысы өчен дә бер үк үрнәктә агитация плакатлары таратыла, сайлау үткәрелә, эксперт советы тарафыннан документлар тикшерелгәч, җиңүчеләр билгеләнә.
Проект октябрьдән февральга кадәр тормышка ашырыла.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының II чакырылышына сайланганнар беренче утырышын үткәрә.
Утырышта катнашка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова яшьләрнең бу башлангычын хуплавын, яшьләр парламентында яңа «йолдыз»лар кабызыр өчен конкурсның үтемле, шул ук вакытта 50 мең анкетаны күз уңыннан үткәрү бик четерекле эш булуын белдерде. «Безнең «Бердәм Россия» партиясендәгеләрнең 20 проценты яшьләр булуын, тагын да күбрәк яшьләрне тарту ягында торуыбызны искәртеп, яшьләргә үзләрен иҗтимагый-сәяси өлкәдә күрсәтә алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска киңәш итәм», - диде ул.