Кинология спорты буенча Татарстан җыелма командасы Ижауда узачак ярышларда катнаша

Удмуртия башкаласында дрессировканың милли төрләре буенча ярышлар узачак
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). 2009 елның июнь аенда Мәскәүдә узачак дрессировканың милли төрләре буенча Россия чемпионатына әзерлек башланды.
Иртәгә кинология спорты буенча Татарстан җыелма командасы Ижауга юл тота. Анда дрессировканың милли төрләре буенча төбәк ярышлары узачак. Традицион рәвештә әлеге ярышларда зур токымлы этләр катнаша. Кагыйдә буларак, анда Татарстан данын немец һәм Көнчыгыш Ауропа овчаркалары яклый. Әмма быел ярышларда беренче тапкыр Троша кушаматлы ягд-терьер да катнаша. Ул җыелма команданың дебютанты, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Казан кинология үзәге директоры Олег Пырков.
2009 елның июнендә Татарстан кинологлары бу ярышларда катнашу өчен кечкенә этләрнең санын арттырырга ниятли.