Башкортстан телевидениесе мәгълүмат мәйданын киңәйтә

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика мәгълүмат чараларының иң тәэсирлесенә кагылышлы фәрманга кул куйды
(Уфа, 3 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика мәгълүмат чараларының иң тәэсирлесенә кагылышлы фәрманга кул куйды.
Башкортстан Юлдаш телевидениесен (БСТ) үстерүнең 2010 елга кадәрге программасын тормышка ашыру турында ул фәрман. Әлеге программага ярашлы Башкортстан Юлдаш телевидениесе алдагы ике елда Россиянең тагын да 7 төбәгендә үз тапшыруларын күрсәтә башларга тиеш. Бу исемлектә Чиләбе, Ырымбур, Курган, Самара, Төмән, Сарытау өлкәләре һәм Пермь крае бар.
БСТны үстерү ниятләренә бәйле кайбер өлкәләрдә хәтта хәбәрчеләрнең даими үзәкләре дә ачылырга мөмкин. Чиләбе өлкәсендә андый үзәк эшли дә инде.
Шунысы дикъкатьне җәлеп итә - Башкортстан җитәкчелеге республика мәгълүмат чараларын башка төбәкләргә дә киң җәелдерү өчен бар тырышлыгын салган бер вакытта, чит төбәкләрнекен кертергә ашкынып бармый. Менә ничә еллар инде Башкортстанда Татарстан Яңа гасыр каналын карау мөмкинлеге юк. Аны республикада трансляцияләүгә алынырга теләгән коммерцияле телевидение үзәкләре дә бар иде. Әмма аларга ТНВны Башкортстанга кертмәү турында каты кисәтү ясалган. Керткән очракта, аларның лицензияләрен тартып алу белән яныйлар.
Шулай ук Уфада ТНВның хәбәрчеләр үзәген ачуга да юл куелмады. Шуннан соң Казан ягы шул үзәкне Екатеринбургта ачарга мәҗбүр булды.