3 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Нурлат беренче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде, алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак.

Казан театр училищесына яңа директор билгеләнде / Кичә Руфина Таҗетдинова училище коллективына һәм студентларга тәкъдим ителгән.

Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак / Ирада Әюпова Тинчурин театрының баш режиссеры эштән алыну сәбәбен аңлатты.

Буа театры Аманулла истәлегенә драматургның иң популяр комедиясен чыгара / "Әкәмәт кәмит" комедиясенең премьерасы 5 һәм 6 сентябрь көннәрендә була.

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә 3 сентябрь темасына шаяртты / Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, бүген россиялеләрнең яртысыннан артыгы (56 процент) «өченче сентябрь» хакында җырларга ниятли.

Нурлат беренче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде / Республикада бөртекле культуралар 1 млн гектардан артык мәйданда җыелды, бу барлык мәйданның 75 процентын тәшкил итә.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Татар бистәләре тарихына багышланачак / Россиякүләм форум 12-13 сентябрьдә Томск өлкәсендә була.

Ирада Әюпова Театр училищесының яңа директорын профессионал дип атады / Яңа уку елыннан башлап Казан театр училищесын Руфина Таҗетдинвоа җитәкләячәк.

Ирада Әюпова: Тинчурин театрын музыкаль театр итү буенча карарлар булганы юк / Тинчурин театрында музыкаль спектакльләр генә түгел, төрле жанрларда спектакльләр куелачак.

КФУ галиме: Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк / Профессор сүзләренчә, бу айда уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәк.

Татарстанда ишегалдын төзекләндерүгә тәкъдим язу өчен анкета тараталар / Анкета бланклары фатир саен өләшенә һәм сайлау участогында да бирелә.

Татарстан мөфтие Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша / "Күңелендә Раббыбыз иңдергән көчле иман һәм ихласлылыкны саклаган чын мөселман хатыны иде", - ди мөфти.

Worldskills катнашучыларын гадәти тормышка яраклаштыру өчен тренинг үткәрелгән / Бүген чемпионатта катнашучыларны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршыладылар.

Метеоролог кешегә уңайлы булган һава температурасын атады | “Салкыннар булу сәбәпле, бездә уңайлы һава торышы быел күбрәк иде”, - ди Тимур Әүхәдиев.

Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов вафат / Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин, Әсгать Сәфәров, Марат Әхмәтов, Марсель Шәйдуллин кайгы уртаклашты.