Казахстанда "Чәкчәк бәйрәме" оештыралар

Бәйрәм программасында шәһәр акимы һәм диаспораның танылган гаиләләре бүләгенә “Татар хатын-кызы – аш-су остасы” бәйгесе оештырылачак.
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 22 сентябрьдә Кокшетау шәһәрендә Казахстанның Акмола өлкәсе татарлар һәм башкортлар берләшмәсе "Чәкчәк бәйрәме” үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.Бәйрәм программасында шәһәр акимы һәм диаспораның танылган гаиләләре бүләгенә “Татар хатын-кызы – аш-су остасы” бәйгесе оештырылачак. Шулай ук халык кәсебе эшләнмәләреннән торган күргәзмә, милли ашлар әзерләү буенча мастер-класслар, артистлар, этно-мәдәни берләшмәләр һәм төбәкләрдән килгән куналар катнашында мәдәни-күңел ачу тамашасы булачак.