Татарстанда яшенле яңгыр явачак, көчле җил көтелә

Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 3 сентябрь кичендә һәм 4 сентябрьдә төнлә һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 3 сентябрь кичендә һәм 4 сентябрьдә төнлә һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
 
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.