(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә +9..+14, көндез +12..+17, көньяк-көнчыгыш районнарда +20 градуска кадәр җылы булачак.
5 сентябрьдә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяктан, талгын. Төнлә +6..+11, көндез +11..+16 градус җылы.
6 сентябрьдә дә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә +4..+9, көндез +12..+17 градус җылы булыр дип фаразлана.