news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия төрмәләрендә 4 сентябрьдә «Ачык ишекләр көне» акциясе старт ала
Владимирдан соң акция Татарстан, Удмуртия, Омск һәм Томскида узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдә Россия төрмәләрендә «Ачык ишекләр көне» акциясе старт ала. Чара Владимир шәһәренең «Владимирский централ» буларак мәгълүм 2 нче төрмәсендә башланачак, дип хәбәр итә "Интерфакс" җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенә сылтама ясап.
Акция кысаларында төзәтү учреждениеләре хөкем ителгәннәрнең туганнары, журналистлар, башкарма хакимият органнары вәкилләрен кабул итәчәк. Шулай ук җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтендә эшләүчеләр катнашында түгәрәк өстәлләр һәм очрашулар үткәрү дә күздә тотыла.
«Акция вакытында кунаклар тоткыннарның рационындагы ризыкларны татып карый, хөкем ителүчеләр тарафыннан әзерләнгән иҗади программаларны тамаша кыла алачак», – диелә идарә тармагы хәбәрендә.
Владимирдан соң «Ачык ишекләр көне» Татарстан, Удмуртия, Омск һәм Томскида узачак. Акция Красноярскида төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot