news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы кызларга авиамеханик булып эшләргә рөхсәт итте

Министрлыкның әлеге карары — эшкә рөхсәт алу гына түгел, ә яраткан эшең белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызларга «авиамеханик» белгечлеге буенча эшләргә рөхсәт итте, әлеге норма 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федерация Советының социаль комитет башлыгы Инна Святенкога сылтама белән хәбәр итә.

«Моннан бер ай элек югары уку йортларын тәмамлаган кызлар социаль челтәрләрдә миңа хәбәрләр җибәргән иде. Алар анда дипломнарының фотосын урнаштырган һәм алган белемнәребезне тормышта куллана алмабыз ахры дигән борчылуын белдергән», - диде сенатор.

«Хәзер мин әлеге гаделсезлекнең (ул самолет һәм вертолетларга техник хезмәт күрсәтүче инженер белгечлеген үзләштергән кызларны чын мәгънәсендә аптырашта калдыра иде) бетерелүенә бик тә шат. Боерык 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә», - дип искәртте Святенко.

Аның сүзләренчә, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының карары — эшкә рөхсәт алу гына түгел, ә яраткан эшең белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә.

Элегрәк сәясәтче хатын-кызларның Оборона министрлыгы линиясе буенча авиация инженеры булып эшли алуын, әмма гражданлык белгечлекләре буенча әлегә моның рөхсәт ителмәвен билгеләп үткән иде. Хәзерге вакытта гражданлык белгечлекләренә үзгәрешләр кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100