news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә туристик слет булачак

Гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә.

Әгерҗедә туристик слет булачак
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 3 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 14 августта «Орешник» паркында «Физкультурачы көне» һәм Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган хезмәт коллективларының туристлык слеты узачак.

Турслетта Әгерҗе муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, коммерция структуралары, җирлекләре җыелма командалары (4 ир-ат, 4 хатын-кыз) катнаша ала. Алар 18 яшьтә һәм өлкәнрәк булырга тиеш.

Турслетта катнашу өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының спорт һәм туризм бүлегенә гариза бирергә кирәк: Әгерҗе ш., Гагарин ур., 13 каб. 3, тел.: 2-38-60, email: LS.Imanova@tatar.ru.

Гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100