Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы салым чигерүенең чик күләмен арттыру мөмкинлеген караячак
Социаль салым чигерүе белем алу, дәвалану, шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыруга тотылган чыгымнардан түләнә.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә социаль салым чигерүенең чик күләме берьюлы өч тапкыр (120 меңнән 360 мең сумга кадәр) артырга мөмкин. Шул хактагы инициатива бүген Дәүләт Думасы каравына тапшырылачак, дип яза «Известия» газетасы.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, 120 мең сум күләмендәге планка 10 елдан артык элек билгеләнгән һәм шуннан бирле арттырылмаган.
«Дәүләт Думасына социаль салым чигерүенең чик күләмен өч тапкыр (хәзерге 120 меңнән 360 мең сумга кадәр) арттыруга кагылышлы закон проектын тапшырабыз», - диде инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов үзенең Telegram каналында.
Социаль салым чигерүе белем алу, дәвалану, шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыруга тотылган чыгымнардан түләнә. Чик күләмен билгеләгән вакыттан бирле Россия югары уку йортларында белем алу бәясе өч мәртәбә артты, дарулар кыйммәтләнде, ә Россия валютасы өч тапкыр диярлек очсызланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз