Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында яңа спорт-уен мәйданчыгы барлыкка килде
Грант проектын китапханәче Наилә Сафина әзерләгән.
(Ч\прәле, 3 август, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында спорт-уен мәйданчыгы ачтылар. Әлеге объект «Татнефть» җәмгыятенең «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә откан 155 мең сумлык грант акчасына гамәлгә ашырылды.
Грант проектының авторы Наилә Сафина. Әлеге эштә бертуганы Фәрит Мидхәт улы аның рухи остазы булган. Бертуганнар Түбән Каракитә авылында туган һәм үскән. Наилә Мидхәт кызы авыл җирлеге китапханәчесе булып эшли, ә аның абыйсы Фәрит гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Барлыгы алар гаиләдә алты бала.
Наилә ханым сүзләренчә, бу проектны күптән тормышка ашыру турында ул күптәннән хыялланган. Узган ел язылган проекты отмагач та, өметен өзмәгән. Янәдән аны тулылыландырып, үз максатына ирешү өчен, «Татнефть» җәмгыятенә юллаган.
Әйтергә кирәк, бертуганнар грантны отып кына калмаганнар, ә уен-спорт мәйдачыгын да, балалары, туганнары белән бергәләшеп урнаштыруда зур көч куйганнар. Хәзер әлеге мәйданчык авыл үзәгендә урнашкан мәдәният йорты каршында урын калган.
Спорт мәйданчыгын ачу тантаналы шартларда узды. Анда район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, җирлек башлыгы Рафикъ Җамалетдинов катнашты.
Айрат Җәлалов авыл өчен янып яшәүче шундый энтузиаст кешеләрнең булуына соклануын, рәхмәтләрен белдерде. «Нәкъ менә бертуганнар Наилә һәм Фәрит кебек кешеләр булганда авылларыбыз яшәячәк. Спорт ул сәламәтлеккә бер адым. Мәйданчык буш тормасын, файда китерсен иде», — дигән теләкләрен җиткерде.
Объектның танатаналы өлешеннән соң, җыелган халык һәм балалар, яшьләр тренажерларны өйрәнә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз