news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә ата-аналар балаларына Даниэль, Нурлан, Аурелия, Мөслимә исемнәрен кушкан

Июльдә районда 60 бала туган.

Бөгелмәдә ата-аналар балаларына Даниэль, Нурлан, Аурелия, Мөслимә исемнәрен кушкан

(Бөгелмә, 3 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Июль аенда әти-әниләр балаларына иң популяр исемнәр арасыннан Радмир, Матвей, Виктория, ә иң сирәк очрый торганнардан Даниэль, Нурлан, Аурелия, Мөслимә дип кушкан.

Агымдагы елның июль аенда Бөгелмә ЗАГС бүлегендә 60 туу турында акт, шул исәптән бер игезәк бала теркәлде. Июль аенда 36 малай һәм 24 кыз туган. 2021 елның 7 аенда ЗАГС бүлегендә барлыгы 469 туу турында акт теркәлгән, шул исәптән 253 малай һәм 210 кыз.

Июль аенда алар 16 гаиләдә, 22 гаиләдә икенче балалар дөньяга килгән. Сабый тууы белән күп балалы гаилә статусын беренче тапкыр 16 гаилә алды, ә дүртенче һәм аннан соңгы сабыйлар Бөгелмәнең 6 гаиләсендә дөньяга килде. Иң зур сабый 4560 г булган, иң кечкенәсе - 2330 г.

Иң яшь әтигә 20 яшь, иң олысына - 57 яшь. Иң яшь әнигә - 19, ә иң олысына - 41 яшь.

Июль аенда ГХАТ бүлегендә 67 никах теркәү турында акт төзелде. Агымдагы елның 7 аенда язылышу турында 269 акт төзелгән. Иң яшь кәләш белән кияүгә - 21, кәләшкә 17 яшь. Ә иң олы кияүгә 60 яшь, ә кәләшкә 64 яшь тулды.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100