news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда әфган сугышында һәлак булган егеткә һәйкәл куйдылар

Һәйкәл батырның якташлары ярдәме белән куелган.

Азнакайда әфган сугышында һәлак булган егеткә һәйкәл куйдылар
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 3 август, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакайда әфган сугышында батырларча һәлак булган Николай Кандауровка һәйкәл ачылды. Коля шәһәребездә үсеп, шушында чыныгу, патриотик тәрбия алган егет. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үзенең ир-егетлек бурычын үтәп һәлак булган Азнакай егетенең якты истәлеге күңелләрдә саклана.

Сугышчан дусты Илшат Исламов үзенең күптән хыялында йөрткән изге гамәлен тормышка ашыруда ярдәм иткән якташларына чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Тантанада район җитәкчеләре, әфган сугышын кичкән егетләребез, дуслары, укытучылары катнашып, Коля хакында истәлекләрен яңарттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100