Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр

Әгәр үзгәрешләрне хупласалар, «теория»не тапшырганнан соң «права»га укучы кеше алга таба сынауларны дәвам итү өчен мегаполис урамнарына чыгачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә, «мәйданчык» һәм «шәһәр» нормативларын бер өлешкә берләштереп, машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Эчке эшләр министрлыгы шундый проект әзерләгән. Әгәр үзгәрешләрне хупласалар, «теория»не тапшырганнан соң машина йөртү таныклыгы алырга теләүче кеше алга таба сынауларны дәвам итү өчен мегаполис урамнарына чыгачак.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников сүзләренчә, гамәли өлешкә зуррак игътибар бирергә ниятлиләр. Бу, үз чиратында, машина йөртүчеләр әзерләүне яхшыртырга һәм юлларда аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта мотоциклчылар өчен «мәйданчык» нормативын калдырырга булганнар. Ведомствода искәртүләренчә, сынауларның теоретик өлеше вакытында аудио- һәм видеотеркәү мәҗбүри булырга тиеш. Аны беренче имтиханда уңышсызлыкка юлыкканнан соң җиде көн үткәч һәм 30 көннән дә соңга калмыйча яңадан тапшырырга мөмкин. Гамәли сынауны яңадан тапшыру вакытын ике айга кадәр озайтырга телиләр.