Казаннан Махачкалага яңа авиарейс ачылды

Очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Бүген Казаннан Мхачкалага яңа авиарейс ачылды. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Юл озынлыгы 2,5 сәгать дәвам итәчәк.