Казанда Максимов урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Хәрәкәт чикләнү суүткәргеч сузу, хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр канализацияләрен ясау эшләре башкарылу белән бәйле.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). 10 августтан 13 августка кадәр Казанда Максимов урамында, Ленинград урамының 37 һәм 25/1 номерлы йортлары тирәсендә транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәт чикләнү суүткәргеч сузу, хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр канализацияләрен ясау эшләре башкарылу белән бәйле.