Чистай "Яшел Иҗат сәгате"нә кушылды

"Тартма китер – планетаны коткар!" – Чистайның 20 нче балалар бакчасында Яшел иҗат сәгате халыкара акциясе кысаларында шундый исемдәге чара узды.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). "Тартма китер – планетаны коткар!" – Чистайның 20 нче балалар бакчасында Яшел иҗат сәгате халыкара акциясе кысаларында шундый исемдәге чара узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында яшь эко-активистлар яраксыз материаллардан акциянең символын – әкияти агач әзерләде. Китерелгән тартма өчен алмаш итеп агачтан татлы ризык алып китте. "Без үзебездә тәрбияләнүче балаларга табигый байлыклардан нәтиҗәле файдалануның нәрсә икәнен һәм безнең һәркайсыбызның планетаны саклау буенча уртак эшкә нинди өлеш кертә алуын күрсәтергә телибез", – дип билгели педагоглар.

Шул ук көнне балалар өчен "Табигать белгечләре" дигән экологик интеллектуаль квест оештырылды. Биредә балалар экология өлкәсендәге белемнәрен һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте, әйләнә-тирәлекне яхшырту буенча үзләренең идеяләре турында сөйләде. Чара соңында Яшел Иҗат Сәгатендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Искәртеп үтик, бөтен Җир шары буйлап тәүлек дәвамында Яшел Иҗат сәгате узды. Халыкара акция 1 август көнне 13:00 сәгатьтә Иркутскида башланып китте һәм инде бишенче мәртәбә бар дөнья буйлап дәвам итте. Планетаның төрле почмакларында, шул исәптән Казанда да, төрле милләтләрнең төрле яшьтәге иҗат кешеләре берләштеп табигатькә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар уздырды. Акциядә катнашучылар ишегалларын яшелләндерү белән шөгыльләнде, экофлэшмоблар, мастер-класслар, медитацияләр, конференцияләр һәм экодәресләр уздырды.