Ачылыш көнендә «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында 872 кеше булган

5 августта, Гаилә үзәгенең 5 еллык юбилее уңаеннан, күзәтү мәйданчыгы төнге 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Кичә, ачылыш көнендә, «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында 872 кеше булган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел дәвамында 93 155 кеше биредән торып шәһәр күренешләрен күзәткән. Мәйданчык чәршәмбе көннәрендә – иртәнге 10нан кичке 6га, чәршәмбе – шимбә көннәрендә – иртәнге 10нан кичке 7гә, якшәмбедә иртәнге 11дән кичке 7гә кадәр эшли.

Керү бәясе - 100 сум.

5 августта, Гаилә үзәгенең 5 еллык юбилее уңаеннан, күзәтү мәйданчыгы төнге 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.