Яшел Үзән байкерлары “Гнездышко” балалар йортына сәяхәт кылды

“NosqulloS” мотосөючеләре әлеге учреждениенең даими иганәчеләре булып тора

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әле июль азагында гына байкерлар социаль учреждениедә тәрбияләнүче өлкәнрәк балалар өчен байкада сәяхәт оештырганнар иде. Бу юлы да алар буш кул белән килмәгәннәр. ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, алар балалар йортына савыт-саба, идән юу кирәк-яраклары, төрле тәм-томнар һәм башка бүләкләр дә алып килделәр. Һәр балага байкерлар тарафыннан истәлекле сувенирлар да бүләк ителде, дип хәбәр ителә портал битләрендә.