news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән заводы Казан өчен елга трамвае төзи

Хәзер булган флот Казансу буйлап күперләр аркасында йөри алмый.

Яшел Үзән заводы Казан өчен елга трамвае төзи
http://yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 3 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Казансуда елга трамвае йөри башлаячак. Әлеге транспортны төзү белән Яшел Үзән судно төзү заводы шөгыльләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аны агымдагы елда суга төшерәчәкләр дип фаразлана. Хәзер булган флот Казансу буйлап күперләр аркасында йөри алмый.

«Казансу елгасы акваториясендә су трамвайлары проекты хәзер гамәлгә ашыру планлаштырылган. Яшел Үзән заводында кирәкле таләпләрне канәгатьләндерерлек судно төзелеше бара. Аңа нигез былтыр салынган иде. Быел судно суга төшерелергә тиеш», — диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында.

Аның сүзләренчә, чикләүләр Киров дамбасының техник характеристикалары аркасында туа. «Куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган бөтен флот күпер астыннан уза алмый. Яңа судно кирәкле критерийларга җавап бирәчәк», — диде Иванов.

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, Казансуның эчке акваториясен үстерү концепциясе кысаларында, елга суднолары өчен причаллар каралган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100