news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Журналистика югары мәктәбенә кабул итү турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да Журналистика югары мәктәбенә кабул итү турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Бүген, 3 июльдә, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә абитуриентлар кабул итүгә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе доценты Резеда Зәйни катнашачак. 

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала. 

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100