news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Соvid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә эшсезлекнең кинәт артуы көтелми

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе бераз арткан, ә башка илләрдә күрсәткечнең кискен артуы күзәтелгән.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Соvid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә эшсезлек күрсәткече кискен арту көтелми. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Төп законга төзәтмәләр әзерләүче эшче төркем белән очрашуда әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

 «Коронавирус һәм аның белән бәйле чикләүләр сәбәпле, эшсезләр саны күпләп артмады һәм артмас дип ышанам», — диде ул.

Путин билгеләп үткәнчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе 6 проценттан бераз гына арткан. Башка илләрдә кинәт арту күзәтелде, дип өстәде Президент.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, июнь ахырына Казанда мәшгульлек үзәкләрендә 26 мең 290 кеше эшсез булып теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100