Яшел Үзән полицейскийлары суга батучы яшүсмерне үлем тырнагыннан тартып алган

Коткарылучы Зөягә балык тотарга килгән булган

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Зөя елгасында батучы 17 яшьлек үсмерне үлемнән коткарган.

2 полицейский катерда, браконьерларны ачыклау максатыннан үткәрелгән рейд вакытында Зөя акваториясендә патруль торганда, Югары Ослан районының Гавриловка авылы турысында әйләнеп капланган резин көймәне һәм аннан якынча 50 м ераклыкта суга батучы яшүсмерне күреп ала. Егетнең үз-үзен тотышыннан аның көче беткәнлеге аңлашыла: ул даими рәвештә башы белән су астына китә, көчле агымга каршы торырга тырыша.

Полиция катеры командиры старшина Рөстәм Хәйруллин судноны батучыга якынрак китерә, ә эчке хезмәт майоры Михаил Подсвиров суга сикерә һәм төпкә киткән егетне кулыннан эләктереп алырга өлгерә. Полицейскийлар аңа беренче ярдәм күрсәтә: үпкәләрен судан арындыра, йөрәгенә массаж һәм ясалма сулыш ясый. Шул рәвешле, яшүсмерне берничә минут эчендә реанимацияләүгә ирешелә.

Егет аңына килгәч, беренче эш итеп коткаручыларына рәхмәт әйтә. Аның сүзләренчә, ул үзенең судан исән чыгачагына инде ышанмаган. Яхшы йөзүенә карамастан, ул көчле агымга каршы тора алмаган.

Зөягә Татар Борнашында яшәүче 17 яшьлек егет авылдашы белән бергә килә, 60 яшьлек ир-ат яр буенда балык тотып кала. Ул елга ягыннан килгән ярдәм сорап кычкырган тавышларны ишетсә дә, артык игътибар бирми.

Әлеге хәлдән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә коткарылучының туганнары мөрәҗәгать итеп, фаҗигане булдырмый калган полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр итә.