Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгырлар көтелә

Төнлә Казанда 9-11, көндез 19-21 градус җылы булачак

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз яңгырлар явып узачак. Төнлә 7-12, көндез 17-22 градус җылы булачак.

Казанда төнлә 9-11, көндез 19-21 градус җылы.

5 июльгә каршы төндә республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда - яңгыр, урыны белән яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән секундына 17, яшен вакытында секунына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 11-16, көндез 21-26 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.