Татарстанда яшәүчеләр июльдә өч көн рәттән ял итә

Республикада Ураза гаете эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 2015 елда биш көнлек эш атнасында 17, 18, 19 июль ял көннәре булып санала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законы буенча республикада Ураза бәйрәм эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ураза бәйрәмен үткәрүгә туры килә торган көн ТР Президенты Указы буенча билгеләнә. 2015 елда Ураза бәйрәме 17 июльдә башлана.