Түбән Кама журналистларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Берьюлы берничә ММЧ юбилейларын билгеләп үтте

  (Түбән Кама, 3 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада берьюлы берничә ММЧ юбилейларын билгеләп үтте. Быел шәһәрнең “Нижнекамская правда” газетасына 50 ел тулды, “Туган як” ка – 25 ел һәм «НТР», «Нижнекамское время»газетасын, DFM-Нижнекамск радиостанциясен һәм ntrtv.ru сайтын берләштерүче “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” медиахолдингына – 20 ел.

Бәйрәм чарасына барлык шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре чакырылды. Шулай ук Казаннан республика газеталары һәм телеканаллары җитәкчеләре һәм танылган журналистлар да килде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов бар иде, алар шәһәр ММЧ хезмәткәрләренә һәм ветераннарга дәүләт һәм тармак бүләкләре тапшырдылар.

“Түбән Кама телерадиокомпаниясе”нең (“НТР”) 20 еллыгы уңаеннан күпьеллык хезмәте һәм ММЧ үсешенә зур өлеш керткәне өчен “НТР” баш мөхәррире Наталья Рәҗәп-Алиева ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеменә, “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” радио редакциясенең программа директоры Николай Фомин ММЧ үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына ия булды. «Нижнекамская правда» газетасы редакциясе коллективына да Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды. Җирле башка редакция хезмәткәрләре дә Мактау грамоталары белән бүләкләнде.