Зәйдә капиталь ремонт буенча 70 миллион 338 мең сумлык эш башкарыла

Агымдагы елда муниципаль районда 20 күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Зәйдә күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрү дәвам итә. Агымдагы елда муниципаль районда 20 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү программасы буенча федераль, республика, җирле бюджет, милек хуҗалары средстволарыннан 70 миллион 338 мең сумлык эш башкарыла.

Бүгенге көнгә эш 57 процентка башкарылган. Республика күрсәткеченнән артта калуның сәбәбе – лифт җиһазларын алыштыру буенча подрядчы “Челнылифтмонтаж” оешмасын (лифтларны алыштыру эшен башлау 6 майга планлаштырылган булган) “Карачаровский механический завод” ҖЧШенә алыштыру (яңа график буенча эш 20 июньдә башланган). Лифтларны алыштыру эше 9794820 сумга төшә, ягъни бу капиталь ремонт гомуми бәясенең 13,9 процентын тәшкил итә.

Подрядчы оешмалардан “Хәмиев”, “Заинск-кровля”, “Жилремстройсервис” “Управдом” ҖЧШ эшне яхшы алып бара, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.