Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау һәм террорга каршы комиссияләрнең берләштерелгән утырышы үтте

Көн тәртибендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, балигъ булмаганнарны эшкә җәлеп итү мәсьәләләре каралды

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Нурлат муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе һәм террорга каршы комиссиясенең берләштерелгән утырышы үтте. Утырышны район башлыгы – комиссия рәисе Наил Шәрапов алып барды. Көн тәртибендә районда террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау һәм аларга каршы тору буенча чаралар һәм бу эшнең торышы, шулай ук балигъ булмаган үсмерләрне мәшгульлек үзәге аша эшкә җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча райбашкарма комитеты җитәкчесе, хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Рамил Кашаповка сүз бирелде. Шулай ук бу темага Нурлат районы полициясе начальнигы Ринат Хөснетдинов, Россия Федераль миграция службасының ТР идарәсе Нурлат территориаль бүлеге җитәкчесе Нәфис Һадыев, район мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов, Нурлат шәһәре прокуроры Әнис Вәлиуллов һәм башка җаваплы затлар чыгыш ясады.

Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе уңаеннан Нурлат шәһәре халкының мәшгульлек үзәге әйдәп баручы белгече Ландыш Мөхәммәдиева мәгълүмат җиткерде.

Көн тәртибендәге һәр ике мәсьәлә буенча да тиешле карарлар кабул ителде, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.